ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда машина йөртүчеләргә юлга чыкмый торырга киңәш итәләр

28 октябрь 2018, 16:00 , Фото: Рамиль Гали/архив

Татарстанда машина йөртүчеләргә юлга чыкмый торырга киңәш итәләр
   ЮХИДИ инспекторлары машиналарга кичекмәстән кышкы тәгәрмәчләр һәм "Шипы" билгесе куярга чакыра.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе, кар яву сәбәпле,  шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан юлларына беренче юеш кар ятты. Шунлыктан Татарстан юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе машина йөртүчеләргә бик кирәк булмаганда юлга чыкмаска һәм чыккан очракта юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый сакларга киңәш итә.

Инспекторлар машиналарда тәгәрмәчләрне кичекмәстән кышкыга алыштырырга һәм автомобильнең арткы тәрәзәсенә “Шипы” билгесен куярга кирәклеген искәртә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10