ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда Сөембикә проспектында өч иномарка янып беткән

28 октябрь 2018, 15:19 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чаллыда Сөембикә проспектында өч иномарка янып беткән  
 Янгында “Мерседес” һәм “Лифан” бөтенләй янып беткән, “Киа”ның мотор өлешен саклап кала алганнар.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Чаллыда Сөембикә проспектында өч чит ил машинасы янып беткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгында “Мерседес” һәм “Лифан” бөтенләй янып беткән, “Киа”ның мотор өлешен саклап кала алганнар.

  • Кичә төнге сәгать өчләрдә Сөембикә проспектында 84нче йортка каршы урында дүрт автомобиль бәрелешкәнен һәм шуннан соң аларга ут капкан булуын хәбәр иткән идек.

54нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре дүрт минуттан һәлакәт урынына килеп җиткән. Алар биш минуттан янгынны сүндергән.  “ГАЗель” йөк машинасына ут капмый калган.

Янгын 11 квадрат метр мәйданны биләгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәткә тарыган машиналарның берсенең төзек булмавы һәм шуның аркасында янгын чыгуы фаразланган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10