ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Транспорт министрлыгы башлыгы газда эшләүче 104 автобус алу планлаштырылуын әйтте

28 октябрь 2018, 14:45 , Фото: Михаил Захаров/архив

Транспорт министрлыгы башлыгы газда эшләүче 104 автобус алу планлаштырылуын әйтте  Ленар Сафин Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән котлап, тармак хезмәткәрләренең тырышлыгын билгеләп үтте.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда быел газ-мотор ягулыгы белән эшләүче 104 автобус алу планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавында Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин китерде.

Республикада шәһәр электр һәм автомобиль транспорты хезмәтеннән һәр елны 109 млн кеше файдалана. 1,1 мең, шул исәптән 147 муниципальара пассажир автобусы, халыкка 650 маршрут буенча хезмәт күрсәтә, дигән министр.

Ленар Сафин тармак ветераннарына һәм автотранспорт предприятиясе хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдергән һәм ныклы сәламәтлек теләгән.

“Сезнең күбегез мөһим халыкара спорт чарасында – футбол буенча дөнья чемпионатында хезмәт күрсәтүдә катнашты. Кунаклар сыйфатлы хезмәттән канәгать калды”, - диде Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10