ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Ак Барс” командасының Владивостокта җиңүе тренерның туган көненә бүләк булды

28 октябрь 2018, 15:01 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

“Ак Барс” командасының Владивостокта җиңүе тренерның туган көненә бүләк булды Казанлылар, биш алка кертеп, “Адмирал” командасын җиңде.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Владивосток шәһәрендә узган матчта җиңү “Ак Барс” тренерларының берсе Александр Завьяловның туган көненә бүләк булды. “Ак Барс” хоккей командасы “Адмирал” хоккейчыларын 1:5 исәбе белән җиңде.

Беренче период. Алтынчы минутта “Адмирал” уенчысы Карл Кубат уенның беренче алкасын кертте (1:0).

Икенче период. Беренче минутта, күпчелектә уйнаганда, Антон Ландер бәргәннә соң Иржи Секач, “Ак Барс” өчен алка кертеп, исәпне тигезләде (1:1). Унтугызынчы минутта “Ак Барс” сакчысы Рафаэль Батыршин алка кертте, гол видео кабатлаудан соң саналды (1:2).

Өченче период. Сигезенче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер алка кертте (1:3). Унҗиденче минутта Артём Лукоянов дүртенче алканы кертте (1:4). Уен ахырына санаулы секундлар калганда Иржи Секач бишенче алка хуҗасы булды (1:5).

Командалар составы:
“Адмирал”: Серебряков (Красоткин);  Черников – В. Стрельцов – А. Стрельцов, Козловский – Угольников; Глазачев – Полак – Воронин, Кубат – Таратунин; Феоктистов – Коньков – Бутузов, Мищенко – Антропов; Яковлев – Мерескин – Говорка (Зайцев), Кармашков.

"Ак Барс": Подъяпольский (Гарипов); Секач – Ландер – Азеведо, Педан – Постма; Зарипов – Ткачёв – Галиев, Батыршин – Юдин; Лукоянов – Попов – Потапов, Яруллин – Марков; Кара – Бурмистров – Клинкхаммер, Лямкин. 

Киләсе уен Түбән Камада узачак. “Нефтехимик” – “Ак Барс” матчы 3 ноябрь 17:00 сәгатьтә башлана.

  • “Фетисов Арена” боз сараенда “Самвел, без синең белән” дигән плакат торды. Бу “Адмирал”ның элекке капитаны Самвел Мнацянга яман шеш белән көрәшергә ярдәм күрсәтүне белдерүче плакат иде. 
  • Самвел Мнацян 2013-2015 елларда Түбән Каманың “Нефтехимик” командасында уйнаган. 22 октябрьдә Владивостокта үткән “Адмирал” – “Нефтехимик” матчында җыелган бар акча 28 яшьлек хоккейчыга матди ярдәм буларак юнәлтелде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10