ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Кубаньда су басудан зыян күрүчеләр саны 138 кешегә җиткән

28 октябрь 2018, 13:31

Төбәк хакимияте зыян күрүчеләргә компенсацияләр түләнә башлавын хәбәр итә.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Краснодар краенда коеп яуган яңгырлар һәм су ташкыны аркасында зыян күрүчеләр саны 138 кешегә җиткән. Бу хакта "РИА Новости" агентлыгына Гадәттән тыш хәл оператив штабы вәкиле хәбәр иткән.

“144 кеше зыян күрде, алтысы һәлак булды”, - дигән агентлык әңгәмәдәше.

Чәршәмбе көнне Туапсе һәм Апшерон районнарында, шулай ук Сочида күп урынны су басты. Биредә Гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Кайбер урыннардан җирле халык эвакуацияләнде. Оператив хезмәтләр көчәйтелгән эш режимына күчерелде.

Бәла-казадан килгән зыянны бәяләү өчен йорт биләмәләрен карап йөрү оештырылган. Төбәк хакимияте зыян күрүчеләргә компенсацияләр түләнә башлавын хәбәр итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10