ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда "Лада" автомобиле йөк машинасы бәрелеп, йөртүчесе һәлак булган

28 октябрь 2018, 17:23 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татарстанда Коткаручылар җимерелгән җиңел машина эченнән 60 яшьлек ир-ат мәетен алган.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Мамадыш районында "Лада" машинасын йөртүче 60 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Кичә кичке якта Мәскәү-Уфа юлының 958нче километрында "Лада Калина" автомобиле "Хово" йөк машинасына бәрелгән.

 

Урынга килеп җиткән коткаручылар җимерелгән җиңел машина эченнән ир-ат мәетен алган. Алар машинаны гидравлик корал ярдәмендә кискән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10