ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Минзәлә театры режиссерын Уфада татарча мюзикл куярга чакырганнар

28 октябрь 2018, 14:21

“Ычкындырмыйк кияүне” спектакле премьерасы 26 һәм 27 октябрьдә “Нур” татар театрының Кече зал сәхнәсендә була.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Уфаның “Нур” театрында “Ычкындырмыйк кияүне” мюзиклын куялар. Осетин драматургы Георгий Хугаевның "Моя теща" пьесасын татар телендә куяр өчен Минзәлә театрының яшь режиссеры Дамир Сәмирхановны чакырганнар. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Премьера спектакльләре 26 һәм 27 октябрьдә Кече зал сәхнәсендә була. 

Спектакльдә төп роль булган кызның әнисен Башкортстанның халык артисты Рәсимә Гайфуллина башкара. Артист элек нигездә лирик героиняларны гына уйнарга туры килгәнен, ә мюзиклда усал һәм шаян ана образын тудырырга туры киләчәген сөйләгән.

Спектакльгә музыканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин язган.

  • Юрий Чаплин 15 ел дәвамында Казанда һәм Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә 86 спектакльгә көйләр язган шәхес.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10