ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Бүреләр” башкорт рок-төркеме симфоник оркестр белән чыгыш ясаган

28 октябрь 2018, 10:43

Төркем җанатарлары яраткан хитларын яңа симфоник яңгырашта тыңлаган.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). “Башкортстан” Дәүләт концертлар залында “Бүреләр” башкорт рок-төркеме симфоник оркестр белән чыгыш ясаган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Төркем җанатарлары яраткан хитларын — “Билет”, “Минең йондоҙом” (Танчулпан Буракаева фильмыннан), “Һинең күҙҙәрең” һәм башка җырларны яңа симфоник яңгырашта тыңлаган.

Җырчы Илшат Абдуллин концертка әзерләнгәндә Уфа сәнгать институты профессоры, танылган җырчы Идрис Газиевтан өч атна дәвамында вокал дәресләре алуын сөйләгән.

Рим Хәсәновның “Мәңгелек мәхәббәт” җырын укучы остазы белән бергәләп башкарган. 

Концертта 16 композиция яңгыраган. Башкорт рок-хитларын Уфа композиторлары Марат Татурас (Фәйзуллин), Шәүрә Сәгыйтова, Светлана Гребенкина оркестрга яраклаштырган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10