ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Тубыл шәһәрендә 30 ел дин юлында хезмәт иткән хәзрәтне бүләкләделәр

28 октябрь 2018, 11:55

"Дин юлында өлкәннәрне алыштыра алырлык яшьләребез булганга сөенәбез”, - ди Ибраһим хәзрәт Сухов.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Тубыл шәһәрендә имам–мөхтәсиб булган Ибраһим хәзрәт Суховны 30 ел шәһәр һәм район күләмендә дин юлында башкарган тугрылыклы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Төмән өлкә Думасының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

  • Ибраһим хәзрәт Түбән Новгород шәһәрендә туа, дини белемне Бохара мәдрәсәcендә ала. 1987 елдан шәһәрдә һәм Тубыл, Вагай, Уват районнарында дин юлында изге гамәлләр кылып хезмәт итә.

Ул шәһәрнең Пушкин урамындагы тарихи архитектура һәйкәле булган мәчетне торгызуда зур көч куя. 2014 елны шәһәрнең 12 микрорайонында яңа Җәмигъ мәчете төзелә. Монда хәзрәт вәгазьләр сөйли, дип яза Римма Умитбаева.

30 ел элек мәчеткә йөрүчеләрнең күпчелеге өлкән кешеләр була. ”Мәчеткә 60, 70, 80 яшьтәгеләр килә иде. Намазга торучылар арасында иң яшьләре мин булдым. Бүген яшьләр җомга намазына җыела. Яшьләребез дә дингә тартыла", - дигән Ибраһим хәзрәт.

"Районнарда, авылларда яңа мәчетләр ачылганына шатланабыз. Дин юлында өлкәннәрне алыштыра алырлык яшьләребез булганга сөенәбез”, - дип сөйләгән ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10