ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Буа кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр федераль конкурсында катнаша

28 октябрь 2018, 07:00 , Фото: buinsk-tat.ru

Буа кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр федераль конкурсында катнаша Конкурста катнашуның төп шарты булып яшәүчеләрнең һәм бизнес вәкилләренең тәкъдим кертүләре тора.

(Буа, 28 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Быел халык тавыш бирүе белән төзекләндерү өчен шәһәрнең үзәк мәйданы сайланды. Әлеге конкурста катнашып, Буа 80 миллион сум дәгъвалый. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Район мәдәният йортында муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров җитәкчелегендә үзәк мәйданны, паркны, стадионны һәм орынып торучы урамнарны төзекләндерү концепциясе буенча гавами фикер алышулар узды.

Конкурста катнашуның төп шарты булып яшәүчеләрнең һәм бизнес вәкилләренең тәкъдим кертүләре тора. Кичә фикер алышуларда үз фикерләрен 80нән күбрәк кеше җиткерде.

Төркемләп эшләү барышында катнашучылар шәһәрнең тарихи өлешен үстерү концепциясе буенча фикер алыштылар һәм аны әлеге территориядә уңайлы шартлар тудыру буенча идеяләре белән тулыландырдылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10