ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әгерҗедә «Татарча диктант» акциясенә 50дән артык кеше кушылды

28 октябрь 2018, 03:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗедә «Татарча диктант» акциясенә 50дән артык кеше кушылды Диктант нәтиҗәләре ноябрь аенда билгеле булачак.

(Әгерҗе, 28 октябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Бүген әгерҗелеләр дә дөнья күләмендә уздырылган «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Район үзәк китапханәсендә 51 кеше, шуларның унысы – укучылар Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәреннән өзек яздылар, дип хәбәр итә район басмасы

Текстны безнең районда әлеге акцияне оештыручы – район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин укыды. Диктант язарга килүчеләр арасында китапханәчеләр, татар теле мөгаллимнәре, төрле учреждение-предприятиеләрдә эшләүче милләттәшләребез бар иде. Резидә Каюмова, мәсәлән, Красный бордан ук килгән.

Ә Әгерҗедән килгән Зәлидә Гыйрфанова мәктәп тәмамлаганнан бирле 30 ел диктант язганым юк, диде. Ул татарча әдәби китаплар укуын, күпләп газета-журналлар яздыруы турында да сөйләде.

Диктант нәтиҗәләре ноябрь аенда билгеле булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10