ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Арчалыларга татарча диктант язу кыен булмас - район мәдәният идарәсе җитәкчесе

28 октябрь 2018, 08:00 , Фото: Ленар Гобәйдуллин

Арчалыларга татарча диктант язу кыен булмас - район мәдәният идарәсе җитәкчесе Күпләребез Гаяз Исхакыйның иҗаты, аның шәхесе белән янәдән кызыксына башлар, ди Арчада диктант яздырган Рамил Мөхетдинов.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Чит төбәктә яшәүче милләттәшләребезгә бераз авырлык тудырса да, Арчалыларга "Татарча диктант"ны язу кыен булмас,  ди  район мәдәният идарәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Арча бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. Бу хакта "Казан арты" тарих-этнография музее матбугат үзәге хәбәр итә.

“Татарча диктант язу - бик күркәм, матур идея. Күпләрнең, мәктәпне тәмамлаганнан соң, кулларына каләм алып диктант язып утырганнары юктыр. Язу-сызу эшләре - хәзер сирәк кешеләргә генә хас күренеш.

Чит төбәктә яшәүче милләттәшләребезгә авырлык тудырса да, арчалыларга бу диктантны язу кыен булмас, чөнки без – Тукай якташлары! Күпләребез Гаяз Исхакыйның иҗаты, аның шәхесе белән янәдән кызыксына башлар”, – дип сөйләде Арчада диктант текстын әйтеп яздырган Рамил Мөхетдинов.

  • Кичә Арча районында аерым мәйданчыкларда барлыгы 619 кеше  - мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре; Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә - студентлар; районның һәр мәктәбендә укучылар һәм укытучылар татарча диктант язды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10