ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апас яшүсмерләренә паспорт тапшырылды

28 октябрь 2018, 06:00 , Фото: apastovo.ru

Апас яшүсмерләренә паспорт тапшырылды яшүсмерләр өчен оештырылучы бу беренче паспорт бәйрәме һәр айның соңгы пәнҗешәмбе яки җомгасында шулай колачлы итеп үтәчәк.

(Апас, 28 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Апас районы ЗАГС бинасында район тарихында 14 яше тулган яшүсмерләргә беренче тапкыр тантаналы итеп тәүге паспортлар тапшырылды. Бу турыда район басмасы яза.

Яшүсмерләргә беренче паспортларын һәм истәлекле бүләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, “Яшь гвардия” һәм “Авыл яшьләре” оешмасы рәисе Рөстәм Нәҗмиев, район паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин тапшырды.

Яшүсмерләр чордашлары Гөлчәчәк Вафинага кушылып илгә тугры булырга ант бирделәр. Равшан Абделвәлиевның әнисе Гүзәл тантанага чакырылган әти-әниләр исеменнән бу бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

Гадәткә кергәнчә, яшүсмерләр өчен оештырылучы бу беренче паспорт бәйрәме һәр айның соңгы пәнҗешәмбе яки җомгасында шулай колачлы итеп үтәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10