ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында 6 татарстанлы беренче урын алды

27 октябрь 2018, 23:59 , Фото: Регина Гомәрова

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында 6 татарстанлы беренче урын алды 100 кг нан югары үлчәү авырлыгында Татарстаннан Ранис Гыйләҗетдинов җиңүче дип табылды.

(27 октябрь, Казан, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). Билбау көрәше буенча XVI нчы дөнья чемпионатының классик стилендә 8 үчләү категориясенең 7сендә Россия көрәшчеләре чемпион калды. Аларның 6сы - Татарстаннан.

8 үлчәү категориясе буенча чемпионнар:
57 кг нан югары үлчәү авырлыгы: Абрамов Алексей (Татарстан Республикасы)
62 кг га кадәр үлчәү авырлыгы: Закиров Илнар (Татарстан Республикасы)
68 кг үлчәү авырлыгы: Фәләхов Ислам (Татарстан Республикасы)
75 кг га кадәр үлчәү авырлыгы: Зөлкәрнәев Артур (Татарстан Республикасы)
82 кг үлчәү авырлыгы: Ренас Калимуллин (Татарстан Республикасы)
90 кг га кадәр үлчәү авырлыгы: Сакуров Артур (Краснодар)
100 кг га кадәр үлчәү авырлыгы: Эскерхан Осканов (Казахстан)
100 кг нан югары үлчәү авырлыгы: Ранис Гыйләҗетдинов (Татарстан Республикасы)

Икенче һәм өченче урыннарны Россия, Кыргызыстан, Төрекмәнстан, Белорус, Казахстан, Үзбәкстан, Таджикистан көрәшчеләре яулады. Җиңүчеләр медаль һәм мактаулы грамота белән бүләкләнде. Традиция рәвешендә, җиңүче илнең дәүләт гимны уйнатылды. Россия Федерациясенең дәүләт гимны 7 тапкыр яңгырады.

"Татар көрәшчеләренең лидер булулары ачык күренә. Россия әләме астында чыгыш ясап, үз туган илеңнең гимнын тыңлау- зур горурлык", - диде билбау көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Ислам Фәләхов. Ул Төрекмәнстан һәм Кыргызстан көрәшчеләренең көчле булуын әйтте.

"Россия чемпионатында да Фәрхәт Фәйзуллин белән көрәшеп, икенче урынга калган идем. Мондый дәрәҗәгә дә беренче тапкыр ирешүем. Шуңа күрә дә эмоциональ яктан бик киеренке ярыш булды",- диде дөньякүләм турнирда беренче тапкыр чемпион калган Ранис Гыйләҗетдинов.  

  • Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты 26-27 нче октябрь көннәрендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда узды. Анда 40тан артык илдән 200гә якын көрәшче бил алышты.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10