ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Җырчы Эльмира Сөләймановага мактаулы исем бирелде

27 октябрь 2018, 19:45 , Фото: Салават Камалетдинов

Җырчы Эльмира Сөләймановага мактаулы исем бирелде "Җырчы буларак мине тамашачы танытты, иң беренче чиратта халкым алдында баш иям", - диде Эльмира Сөләйманова.

 (Казан, 27 октябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). "Ачы балан", "Синең белән" җырлары аша татар эстрадасында танылган җырчы Эльмира Сөләймановага “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде. Дәрәҗәле бүләкне Казанның "Пирамида" концертлар залында" узган "Җанлы концерт"та Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

"Әлеге исем минем өчен зур дәрәҗә, шуның өчен иҗатымны яратучыларга рәхмәт әйтәм. Җырчы буларак мине тамашачы танытты, иң беренче чиратта халкым алдында баш иям", - диде Эльмира Сөләйманова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10