ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Ваһапов фестивале тамашачысын сәламләде

27 октябрь 2018, 19:26 , Фото: Рузиля Мухаметова

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Ваһапов фестивале тамашачысын сәламләде "Заллар тулы булганда безгә бернәрсә дә куркыныч түгел", - диде ул Мәскәүнең Колонналы залы сәхнәсеннән.

Казан, 27 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең гала-концертын оештыручыларны сәламләргә Мәскәүнең Союзлар йорты колонналы залына ТР Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

"Ваһапов фестиваленең Мәскәү үзәгендәге шушы зур залда алтынчы тапкыр уздырылуы. Мин халкыбыз җырлары традицияләрен саклаучыларга рәхмәтләремне җиткерәм", - диде ул концерт башланыр алдыннан журналистларга.

Сәхнәдән ул тамашачыга Татартстан сәламнәрен җиткерде. "Татар булмаган җир юк. Татарларны җыр берләштерә. Заллар тулы булганда безгә бернәрсә дә куркыныч түгел", - диде ул Колонналы зал сәхнәсеннән.

Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган концертны халыкара татар җыры фестивале конкурсының гран-при иясе Ранис Габбазов башлап җибәрде. 

Зөһрә Сәхәбиева, Илүсә Хуҗина, Рөстәм Асаев, Раяз Фасыйхов, Илһам Вәлиев һәм башкалар Рәшит Ваһапов репертуарыннан җырларны "Казан нуры" оркестрына кушылып башкара. Тамашачыга Ренат Ибраһимов, Динә Гарипова чыгышлары да вәгъдә ителгән.

Колонналы залда 1200 урын исәпләнә, Гала-концерт тулы залда бара.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10