ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

КДМУның татар теле укытучылары “Татарча диктант” текстларын үзләре тикшерәчәк

27 октябрь 2018, 19:43 , Фото: ал

КДМУның татар теле укытучылары “Татарча диктант” текстларын үзләре тикшерәчәк КДМУ да диктант нәтиҗәләре 30 ноябрьдән соң билгеле булачагын әйттеләр.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан дәүләт медицина университеты белгечләре “Татарча диктант”та катнашкан кешеләрнең эшләрен үзләре тикшерәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә рус һәм татар телләре кафедрасының татар теле укытучысы Роза Әмирова әйтте.

“Хаталарга анализ сорасалар, әлбәттә, бирербез. Без нинди хаталар күбрәк очраганын туплап, бу хакта мәгълүматны үзебезнең сайтка эләчәкбез”, - диде Роза Әмирова.

КДМУ да диктантның нәтиҗәләре 30 ноябрьдән соң билгеле булачагын әйттеләр.

Былтыр төрле мәйданчыкларда язылган эшләрне КФУның Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе мөгаллимнәре тикшергән иде.

  • Татар телендә диктант язу традициясенә КДМУ да нигез салынган. Нәкъ менә анда тәүге тапкыр “Бердәм диктант” исеме астында җыелышып татарча диктант яза башлаганнар. 2016 елда Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романыннан өзекне язганнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10