ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апас муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе татарча диктант язды

27 октябрь 2018, 20:00 , Фото: apastovo.ru/

Апас муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе татарча диктант язды “Татарча диктант” акциясенең төп максаты ул – татарча хаталарсыз язуның әһәмиятен арттыру һәм үз-үзеңнең хаталарыңны тикшерү.

(Апас, 27 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Айрат Әминов). "Татарча диктант" акциясендә Апас муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Ильфир Гәрәев һәм район башкарма комитеты урынбасары Луиза Сафина да кушылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Апас районында төп мәйданчык Апас урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылды. Диктантны Гүзәл Дәүләтшина укыды. Җитәкчеләр һәм Апас мәктәбе укытучылары, хезмәткәрләре үзләренең белемнәрен тикшерде. 

“Татарча диктант” акциясенең төп максаты ул – татарча хаталарсыз язуның әһәмиятен арттыру һәм үз-үзеңнең орфографик һәм грамматик хаталарыңны тикшерү.

 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10