ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Россия Президенты Әсгать Сәфәровны Александр Невский ордены белән бүләкләде

27 октябрь 2018, 16:58 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Россия Президенты Әсгать Сәфәровны Александр Невский ордены белән бүләкләде Александр Невский ордены белән дәүләт хезмәтендәге россиялеләр ил каршындагы казанышлары өчен бүләкләнә.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Владимир Путин Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровны Александр Невский ордены белән бүләкләү турындагы боерыкка кул куйды. Боерык 25 октябрьдә имзаланган. Бу турыда Рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында хәбәр ителә.

Александр Невский ордены белән дәүләт хезмәтендәге Россия гражданнары дәүләт төзелеше эшендә аерым казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм төрле өлкәләрдә югары шәхси казанышлары өчен бүләкләнә.

Моннан тыш, бүләкләнә торган дәүләт хезмәткәрләренең гомуми эш стажы 20 елдан да ким булырга тиеш түгел.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10