ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Үзбәкстанда күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча Казан тәҗрибәсен кертәләр

27 октябрь 2018, 17:44

Үзбәкстан Президентына торакка хезмәт күрсәтүне яхшыртырту мөмкинлеге турында Казан мисалында сөйләделәр.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Ташкентның Юнусабад районында күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча Казан тәҗрибәсен кертәләр. Бу турыда Podrobno.uz. порталы хәбәр итә.

Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёевка идарә итү тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Дәүләт башлыгына сөйләүләренчә, алар матди-техник базаны ныгытуны карыйлар һәм икътисади ныклыкны тәэмин итәләр. Моннан тыш, торакларга хезмәт күрсәтү профессиональ сервис компанияләр ярдәме белән яхшырачак.

Шәүкәт Мирзиёев сүзләренчә, Казан тәҗрибәсен быел кертергә кирәк. “Инновацион, фәнни һәм оештыру эшләрен комплекслы кертмичә, бу өлкә артта калачак”, - дип саный дәүләт башлыгы.

«Татар-информ» агентлыгы Үзбәкстан Президентының Татарстан белән бизнес-проектлар чынга ашыру тәҗрибәсен үрнәк итеп куюын хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10