ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Татарча диктант"ны "Татар-информ" аша онлайн 63 кеше язды

27 октябрь 2018, 14:35 , Фото: Ильнар Тухбатов

"Татар-информ" YouTube каналында татарча диктантны хәзер дә язып була.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген "Татарча диктант"ны онлайн рәвештә 63 кеше язды. Видеоязмадан карап язучыларның саны көндезге 14 сәгатькә 230га җитте. "Татарча диктант" онлайн "Татар-информ" агентлыгында оештырылды, текстны агентлык хезмәткәре, танылган шагыйрә, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова укыды.

  • "Татарча диктант" акциясен оештыручылар - Казан федераль университеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы. Онлайн-диктант тексты итеп оештыручылар Абдулла Алиш әсереннән өзек тәкъдим итте.

"Диктант яздырганда, мин һич кенә дә онлайн яздырам дип уйламадым, укучыларымны күреп, тоеп тордым. Туган телебез өчен горурлык хисем эчтән бәреп янды. Диктантны язучылар да шул ук хисне кичергәннәрдер дип ышанам. "Татарча диктант"ны бик кирәкле гамәл дип саныйм", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Сания Әхмәтҗанова. 

Диктант язучылар арасында "Идел" журналы баш мөхәррире Радик Сабиров та булды. "Мин татарча диктанты беренче тапкыр яздым һәм канәгать калдым. Безнең язу күнекмәләре беткән икән, чөнки хәзер текстларны компьютерда гына җыябыз. Мәсәлән, "белән" сүзен "б/н" дип кенә язасы килә икән. Мәктәптә, институтта үткән аерымланган хәлләрне, өтерле җөмләләрне искә төшерергә туры килде", - диде ул.

"Татарча диктант"ны хәзер видеоязмадан карап язарга була. Видеоязма "Татар-информ" YouTube каналында урнаштырылган. 

  • "Татарча диктант"ны бүген бөтен дөнья буенча барлыгы 300гә якын урында язганнары мәгълүм. Диктант яздыру пунктлары Татарстанның һәр районында, Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә оештырылды. 

     


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10