ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

27 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

27 октябрь 2018, 21:00

27 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Әсгать Сәфәровка Россия югары бүләге бирелде, бүген "Татарча диктант" акциясе уздырылды, Шәүкәт Биктимеровка Истәлек тактасы куялар.

Россия Президенты Әсгать Сәфәровны Александр Невский ордены белән бүләкләде/ Александр Невский ордены белән дәүләт хезмәтендәге россиялеләр ил каршындагы казанышлары өчен бүләкләнә.

Россия Президенты Әсгать Сәфәровны Александр Невский ордены белән бүләкләде

Татарстан Премьер-министры Җиңү байрагының күчермәсен саклауга кабул итте/ “Контракт буенча хәрби хезмәт – Синең сайланыш” акциясендә хәрби байракларны тантаналы төстә тапшырдылар.

Татарстан Премьер-министры Җиңү байрагының күчермәсен саклауга кабул итте

"Татарча диктант"ны "Татар-информ" аша онлайн 63 кеше язды/ "Татар-информ" YouTube каналында татарча диктантны хәзер дә язып була.



Разил Вәлиев “Татарча диктант”ны язган кешеләрдә милли рух бар, дип саный / Язучы Татарстан Милли китапханәсендә Гаяз Исхакый әсәреннән алынган "Татарча диктант" текстын укыды.

Разил Вәлиев “Татарча диктант”ны язган кешеләрдә милли рух бар, дип саный

Эльмира Кәлимуллина “Татарча диктант”ка дулкынланып әзерләнгәнен әйтте/ Җырчы КФУда 300дән артык кешегә диктант яздырды.

Эльмира Кәлимуллина “Татарча диктант”ка дулкынланып әзерләнгәнен әйтте

Казан дәүләт медицина университетында "Татарча диктант"та 80 кеше катнашты/ Татар телендә диктант язу традициясен, беренче булып, әлеге университет башлый.

Казан дәүләт медицина университетында

Татарстанда тулы кыйммәтле киноиндустрия булдыру өчен, елына 100 млн сум акча кирәк / Илдар Ягъфәров сүзләренчә, индустрия булсын өчен, республика елына 4 - тулы һәм 6 кыска метражлы картина чыгарырга тиеш.

Татарстанда тулы кыйммәтле киноиндустрия булдыру өчен, елына 100 млн сум акча кирәк

Казанда мәшһүр театр артисты Шәүкәт Биктимеровка мемориаль такта ачыла/ Истәлек тактасы Татарстан урамындагы 7нче йортка урнаштырылачак.

Казанда мәшһүр театр артисты Шәүкәт Биктимеровка мемориаль такта ачыла


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10