ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Балтачның “Факел” клубында һәр балага шөгыль бар

27 октябрь 2018, 22:00 , Фото: baltaci.ru

Балтачның “Факел” клубында һәр балага шөгыль бар Биредә берсеннән-берсе кызыклы түгәрәкләр дә эшли, үзең теләгәнчә ял итәргә дә мөмкин.

(Балтач, 27 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтачның “Факел” клубында берсеннән-берсе кызыклы түгәрәкләр эшли. Бу туырда район басмасы хәбәр итә.

"Факел" клубында һәр бала үз күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала. Берсеннән-берсе кызыклы күпсанлы түгәрәкләрдә физик һәм акыл көчен үстерергә мөмкин булса, биредә түгәрәкләрдән тыш та яңа төр уеннар уйнарга, яңа дуслар табарга, аралашырга, ял итәргә була.

Килгән балаларны клуб хезмәткәрләре: “Үзегез белән дусларыгызны да алып килергә онытмагыз!" – дип озатып кала. Шуңа күрә йөрүчеләр саны көннән-көн арта.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10