ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатының финал уеннары башланып китте

27 октябрь 2018, 13:41

Россия көрәш федерациясе вәкиле Татарстан Республикасының көрәш ярышларына аеруча игътибар бирүен әйтте.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында 40тан артык илнең җыелма командасыннан 200гә якын спортчы катнаша. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә көрәш буенча Россия көрәш федерациясенең беренче вице-президенты Рөстәм Зиякаев хәбәр итте.

  • 26-27нче октябрь көннәрендә «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча XVI нче дөнья чемпионаты уза. Әлеге турнирда 18 яшьтән югары ир-егетләр һәм хатын-кызлар бил алышачак.

Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасының данын Россия беренчелегендә беренче һәм икенче урын алган 16 спортчы яклаячак.

Рөстәм Зиякаев Татарстан Республикасының көрәш ярышларына игътибары зур булуны әйтте. «Татарстан Республикасы, аерып әйткәндә Казан шәһәре, елга берничә тапкыр халыкара дәрәҗәдәге ярышларны үткәреп килә. Үз өстенә җаваплылык алалар икән, алар аны тиешенчә башкарып та чыгалар»,- дип билгеләп үтте.

Шулай ук аның фикеренчә, Россия командасы өчен зур киеренкелекне Азия илләреннән килгән көрәшчеләр тудырачак һәм бу турнирда югары дәрәҗәгә ирешеп, призлы урын алучылар Россиянең спорт мастеры, халыкара дәрәҗәдә спорт мастеры кебек мактаулы исемнәргә кандидат булачаклар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10