ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада сукбай ир чүп савытыннан яңа туган бала тапкан

27 октябрь 2018, 14:20 , Фото: архив/Николай Александров

Түбән Камада сукбай ир чүп савытыннан яңа туган бала тапкан Яңа туган кыз баланы “Ашыгыч ярдәм" машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Бүген төнлә Түбән Камада сукбай ир-ат чүп савытында яңа туган кыз бала тапкан. Яңа туган кыз баланы “Ашыгыч ярдәм" машинасында хастаханәгә алып киткәннәр. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“27 октябрьдә 02.55 сәгатьтә Балалар шәһәр хастаханәсенең бала тудыру үзәгенә 2300 граммлы яңа туган сабыйны китерделәр.  Сукбай ир-ат баланы чүп савытында тапкан һәм ашыгыч ярдәм чакырган”, - дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бала 26 октябрьдә 23.50 сәгатьтә туган.  Хастаханәгә китергәндә, баланың тән температурасы 32 градус булган.

Хәзер яңа туган бала махсус инкубаторда.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10