ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Николай Титов: Идел буе федераль округында иң арзанлы каймак һәм он Татарстанда

27 октябрь 2018, 12:17

Татарстан Идел буе федераль округлары төбәкләре арасында азык-төлек товарлары арзанлыгы буенча алдынгы позицияне били.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан, Идел буе федераль округлары төбәкләре арасында, азык-төлек товарлары арзанлыгы буенча алдынгы позицияне били. Бу турыда республикакүләм киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әйткән, дип хәбәр итә Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Шулай итеп, Татарстанда Идел буе федераль округында иң арзанлы каймак һәм он. Республика ит, сыр һәм атланмайга арзан бәя буенча төбәкләр арасында икенче урында, ә бәрәңге бәясе буенча – өченче.

Татарстан товар җитештерүчеләренең продукциясе сәүдә челтәрләре киштәләрендә мулдан тәкъдим ителә.

“Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча кибет киштәләрендә икмәк, сөт продукциясе, кош ите кебек социаль юнәлеш өлеше югары. Бу товарларның өлеше 47 проценттан 100 процентка кадәр”, - диде Титов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10