ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда торак төзү планы 77 процентка үтәлгән

27 октябрь 2018, 11:55

Республикада ФАП һәм спорт мәйданчыклары төзелеше, ашыгыч ярдәм станцияләре һәм хастаханәләр капремонты төгәлләнгән.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). 26 октябрьгә Татарстанда планлаштырылган торакның 77,1 проценты сафка бастырылган – бу 1,8 млн кв. метрдан артык. Бу турыда республикакүләм киңәшмәдә Татарстан төзелеш министры Ирек Фәйзуллин әйтте. Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәргән киңәшмәдә республиканың барлык районнары катнашты.

Министр сүзләренчә, Татарстанда 22 авыл клубында эшләр төгәлләнгән, хәзер тагын 6 объектта төзелеш дәвам итә. Моннан тыш, республика районнарындагы ветеринария берләшмәләрендә һәм авыл хуҗалыны идарәләрендә капиталь ремонт төгәлләнгән.

Татарстан районнарында җирлек башкарма комитетлары биналары, шулай ук фельдшер-акушерлык пунктлары һәм универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше тәмамланган. Шулай ук 7 медицина ярдәме станцияләре һәм хастаханәләре ремонтланган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10