ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Татарстанда узган елга караганда ике тапкыр күбрәк көнбагыш суктырганнар

27 октябрь 2018, 11:45

2017 ел белән чагыштырганда көнбагыш уңышы 2,8 ц/га арткан.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 26 октябрьгә 130 мең тонна чамасы көнбагыш суктырылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Бу турыда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әйткән, дип хәбәр итә Татарстан хөкүмәте матбугат хезмәте.

Хәзергә көнбагыш уңышы - 17,2 , бу 2017 ел белән чагыштырганда 2,8 ц/га күбрәк, диде министр урынбасары.

Моннан тыш, Татарстанда шикәр чөгендере уңышын җыеп алу эшләре төгәлләнә. Уртача уңыш 334 ц/га тәшкил итә, хәзергә 2,1 млн тонна тамыразык җыеп алынган.

1,2 миллион тоннадан артык чөгендер шикәр заводларына тапшырылган, алардан 130 мең тонна шикәр комы җитештерелгән.

Республикада барлык күләмнең 95 проценты туңга сөрелгән. Татарстанның 12 районы туңга сөрү эшләрен төгәлләгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10