ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казанда этномәдәни компонентлы һәм якшәмбе мәктәпләренең слеты уза

27 октябрь 2018, 15:03 , Фото: mon.tatarstan.ru

Казанда этномәдәни компонентлы һәм якшәмбе мәктәпләренең слеты уза Слётның максаты - этномәдәни мәктәпләрнең алдынгы педагогик тәҗрибәсен өйрәнү, этномәдәни белем бирү системасындагы проблемаларны хәл итү һ.б.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). 26-28 октябрьдә Казанда якшәмбе мәктәпләренең һәм Татарстан Республикасы этномәдәни компонентлы белем бирү мәктәпләренең республика слёты узачак. Бу турыда Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Слётның тантаналы ачылышы 27 октябрьдә 10.00 сәгатьтә министрлыкның “Республика олимпиада үзәге” дәүләт автоном оешмасының “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында башланды.

Слётның максаты - этномәдәни мәктәпләрнең алдынгы педагогик тәҗрибәсен өйрәнү, төрле милләт укучыларын мәдәниара бердәмлек идеясе тирәли берләштерү, этномәдәни белем бирү системасындагы проблемаларны хәл итү һәм этномәдәни белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10