ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанда тулы кыйммәтле киноиндустрия булдыру өчен, елына 100 млн сум акча кирәк

27 октябрь 2018, 15:31 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда тулы кыйммәтле киноиндустрия булдыру өчен, елына 100 млн сум акча кирәк Илдар Ягъфәров сүзләренчә, индустрия булсын өчен, республика елына 4 тулы һәм 6 кыска метражлы картина чыгарырга тиеш.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда тулы кыйммәтле киноиндустрия булдыру өчен Татарстан бюджетыннан елына 100 млн сум акча бүлеп бирелергә тиеш. Бу акчага 4 тулы метражлы һәм 6-7 кыска метражлы фильм чыгарып була. Бу турыда Илдар Ягъфәров “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга интервьюда әйткән.

Хәзер Татарстан Мәдәният министрлыгы рәсми төстә елына гомуми бюджеты 8-9 миллион сум булган фильмнар җитештерүгә грантлар уйната. Бу акча берьюлы дистәләрчә фильмга бүлеп бирелә һәм фильм төшергән чыгымнарны тулысынча капламый.

Татарстан кинематографистлары берлеге җитәкчесе сүзләренчә, республикада кино төшерү тармагының тулысынча үсеше өчен хакимиятнең акча бүлеп бирүеннән тыш, Кино йорты булдыруы мөһим адымнарның берсе була.

“Кино йорты – ул мөһим. Анда кешеләр җыела алырлык кафе, кино заллары һәм мастер-класслар булырга тиеш. Бу безгә кирәк, - диде Илдар Ягъфәров.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та “Татар-информ” каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10