ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшинга, ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен, Мактау билгесе бирелде

27 октябрь 2018, 09:56 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшинга, ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен, Мактау билгесе бирелде Татарстан Дәүләт Советы Рәисенә, “Балкыш-Сияние” фестивален оештыруда һәрдаим ярдәм иткәне өчен, Республика ветераннары советы бүләк тапшырды.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан ветераннары советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, “Балкыш” фестивален оештыруда ярдәм иткәне өчен, “Татарстан Республикасында ветераннар хәрәкәтендә казанышлары өчен” Мактау билгесен тапшырды.

Татарстан парламенты җитәкчесенә бүләк “Балкыш” ветеран үзешчән башкаручылар фестивале гала-концертында тапшырылды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин фестивальнең инде бишенче ел актив тормыш позициясе алып баручы кешеләрне берләштерүен әйтте. Быел “Балкыш” Татарстанның барлык шәһәрләреннән һәм районнарыннан 20 меңнән артык пенсионерны бергә җыйды.

“Бу - фестивальгә ихтыяҗ булуы турында сөйли. “Балкыш”та киләчәктә дә катнашучылар күп булачагына ышанам. Без үзебез өчен бии, җырлый, шигырьләр укый торган күп талантлы кешеләрне ачтык. Сез яшьләргә үрнәк”, - диде ул.

Кичә гала-концертта республиканың 14 муниципаль берәмлегеннән 180нән артык лауреат катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10