ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән егете "Наше время" телевизион фестивале суперфиналына узган

27 октябрь 2018, 09:00 , Фото: Альмир Жораев

Чирмешән егете Чирмешән егете, икенче дәрәҗә лауреат буларак, “Минута славы” номинациясенең махсус бүләгенә дә ия булды.

(Чирмешән, 27 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). “Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләрнең телевизион иҗат фестивалендә Аграр яшьләр берләшмәсе активисты Альмир Жораев “Иҗади эзләнүләре өчен” номинациясендә Диплом белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чирмешән егете икенче дәрәҗә лауреат буларак “Минута славы” номинациясенең махсус бүләгенә дә ия.

Альмир ике номинациядә чыгыш ясый. “Вокал-соло” номинациясендә әни турында җыр башкара. Ә бүләкләр конферансье буларак чыгышы өчен бирелә. Бу номеры белән ул фестивальнең суперфиналына узган.

Сайлап алу турында безнең төбәктәге 10 районнан 224 эшләүче яшь кеше катнашкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10