ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәндә мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Көзге бал” үткәрделәр

27 октябрь 2018, 06:00

Балалар бергәләп “Колобок” әкиятен сәхнәләштерделәр.

(Чирмешән, 27 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте бинасына кабат кунаклар җыелды. Бу юлы физик мөмкинлекләре чикле балаларга “Көзге бал” бәйрәме оештырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәмгә 1-8 классларда укучы унбишләп бала килде. Чараны алып баручы аниматор Оксана Сидорова бәләкәй кунакларны бер минут та тик тотмады - уйнатты, биетте, җырлатты, хәтта артистлар да итте. Балалар бергәләп “Колобок” әкиятен сәхнәләштерделәр. Билгеле, бәйрәм бүләкләрсез һәм тәм-томнарсыз үтмәде.

"Мондый күңелле бәйрәмне без үзебез генә оештыра алмыйбыз, билгеле. Волонтерлар ярдәме белән дистәләгән сабыйны куандырдык, туган көннәре белән өйләренә барып тәбрикләдек, бүләкләр тапшырдык", - диде социаль хезмәткәрләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10