ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кайбыч китапханәчеләре Багай авыл җирлегендә сәяхәттә булып кайтты

27 октябрь 2018, 00:00 , Фото: kaibicy.ru

Кайбыч китапханәчеләре Багай авыл җирлегендә сәяхәттә булып кайтты Алар авыл тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша.

(Кайбыч, 27 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Кайбыч районы китапханәчеләре "Авыл туризмы" проекты буенча  елга бер тапкыр районның бер авыл җирлегенә барып, авыл тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша. Бу турыда район басмасы яза.

Бу юлы маршрут Багай якларына билгеләнгән иде. Туристларны авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова каршы алды. Төрле авыллардан килгән китапханәчеләрне сәламләгәч, җирлекләре белән таныштырып узды, Арыслан, Багай, Салтыйган авылларына сәяхәткә чакырды.

Туристлар сәяхәтен Арысланнан башлады. Авылга керүче юл буенда агачтан төзелгән Никольский чиркәве каршы ала. Ул Багай приходына караган, узган гасырның беренче елларында төзелгән.

Туристлар 2017 елда капиталь ремонт ясалган авыл клубының эшчәнлеге белән танышты, анда оештырылган халык иҗаты күргәзмәсен дә кызыксынып карадылар.

Ахырдан туристларны тәмле итеп әзерләнгән бәйрәм өстәленә чакырып, татар халкының яраткан ризыклары гөбәдия, кыстыбый, бәлешләр белән сыйладылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10