ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Балтачта Рафил Галимуллин призына көрәш ярышлары үткәрелде

27 октябрь 2018, 04:00 , Фото: baltaci.ru

Балтачта Рафил Галимуллин призына көрәш ярышлары үткәрелде Анда Саба, Теләче, Арча, Биектау, Мамадыш, Киров өлкәсе Малмыж районнары көрәшчеләре дә катнашты.

(Балтач, 27 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Нурзада Сәмигуллин). Балтачта Рафил Галимуллин призына ярышлар үтте. Әлеге дүртенче мәртәбә үткәрелүче ярышларны мәрхүмнең улы, бүген Казанда яшәүче Нияз Галимуллин оештырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул ярышларны уздыруның барлык чыгымнарын – барлык килүчеләрнең юл чыгымнарын, катнашучыларны бушлай тукландыруны, җиңүчеләрне акчалата бүләкләүләрне уз өстенә алды. 

Районның 12 мәктәбеннән җыйналган көрәшчеләргә курше Саба, Теләче, Арча, Биектау, Мамадыш, Киров өлкәсе Малмыж районнары көрәшчеләре дә килеп кушылгач, ярышлар республика ярышы төсмерен алды.

Ярышларга район башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакировның килеп, әле генә Тәтештә икенче урынны яулап кайткан егетләргә махсус бүләкләр тапшырып, көрәшчеләребезгә үзенең хәер-фатихасын бирде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10