ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда яшь ана прививка ясалмаган баласына туберкулез йоктырган

27 октябрь 2018, 13:59 , Фото: архив/Султан Исхаков

Татарстанда яшь ана прививка ясалмаган баласына туберкулез йоктырган Бу очракка бәйле рәвештә, табибларга 100гә якын кешегә ашыгыч прививка ясарга туры килгән.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанда яшь хатын-кыз прививка ясалмаган бер яшьлек баласына туберкулез йоктырган. Бу турыда Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сөйләде.

Осипов сүзләренчә, яшь ана 1,8 яшьлек баласына прививка ясатудан баш тарткан. Бала, әнисе кебек үк, шәхси медицина үзәкләрендә генә дәваланган.

«Бу ханым медицина ярдәменнән баш тарту хокукын файдаланган, әмма янәшәсендә кешеләр яшәвен уйламаган. Матур һәм тәкәббер хатын-кыз үзендә үпкә туберкулезы булыр дип уйламаган”, - диде Осипов.

Табиблар авырулар белән элемтәдә булган 69 балага һәм 34 медицина хезмәткәренә туберкулездан планнан тыш вакцина ясаган. Прививка ясау – өлкәннәрдә һәм балаларда инфекциянең үсеш алуын туктатуның бердәнбер ысулы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10