ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

КФУ мөгаллиме, “Татарча диктант”ның иң мөһим өлеше дип, дөрес билге куюны атады

27 октябрь 2018, 09:35 , Фото: архив/Султан Исхаков

КФУ мөгаллиме, “Татарча диктант”ның иң мөһим өлеше дип, дөрес билге куюны атады Диктант язуда КФУ укытучылары да катнашачак.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Гөлназ Мөгътәсимова бүген уздырылачак “Татарча диктант” акциясенең иң мөһим өлеше дип, аны тикшереп, дөрес бәяләүне саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

"Әгәр дә диктант тикшерелеп, дөрес билге куелмаса, бу чараның нәтиҗәсе дә тулы булмас иде”, - диде ул. Гөлназ Мөгътәсимова диктант эшләрен тикшерүдә КФУ мөгаллимнәре, доцентлары, профессорлары катнашачагын билгеләп узды.

“Өч ел дәвамында институт укытучылары Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә чараның иң мөһим эшләрен башкарып килә: авторларны, текстны барлый, аны диктант өчен формалаштыра, текстны латин графикасына күчерә", - ди Гөлназ Мөгътәсимова.

  • Акцияне оештыручылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге бар. 

"Әлеге акция – татарча дөрес язуга игътибарны арттыруның бер чарасы. Аны институт җитәкчелеге, укытучылары, хезмәткәрләре бик хуплый. Диктант язуда безнең укытучыларыбыз да катнашачак”, - диде КФУ доценты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10