ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанда имам Мөхетдин Сатаев йортын саклап калырга телиләр

27 октябрь 2018, 14:00

Юрист Айдар Муллануров фикеренчә, тарихи бина җимерелгән очракта, “Хәсәния” мәдрәсәсенең дә сүтелүе ихтимал.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Башкортстанда имам Мөхетдин Сатаевның йортын саклап калу өчен суд бара. “СтроиТЭК” төзелеш оешмасы, бу йортны сүтеп, торак йортлар төзергә тели. Юрист Айдар Муллануров “Татар-информ”га бу каршылыкның асылын аңлатты.

  • Сатаев Мөхетдин Ягфарсадык улы - ХХ гасыр башында яшәгән, Уфадагы өченче Җәмигъ мәчете имамы. Имам йорты өченче Җәмигъ мәчете, «Хәсәния» мәдрәсәсе белән беррәттән, Уфаның тарихи архитектура ансамбле булып санала. Йортны сүтүгә бәйле конфликт 2011 елда башланды. 

Уфа мэриясе имам йорты урнашкан җир кишәрлегендә төзелеш эшләрен алып барырга “СтроиТЭК” оешмасына ризалык бирә. Соңрак Уфа мэриясе җир кишәрлеге буенча “муниципаль ихтыяҗлар өчен” карар кабул итә. 

Бары тик йортта яшәүчеләрнең барыр урыны булмаганга гына, аларны чыгара алмаганнар. Юрист суд аша йортның муниципаль ихтыяҗ өчен түгел, бизнес өчен бирелүен исбат итәргә тели. Имамның оныгы Рөстәм Сатаев элек судка үзе йөрсә, хәзер юрист белән берлектә эшли.

Бүген имам йорты рәсми рәвештә “төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас” дип танылган. Юрист предприятиенең суд аша бинадан “тарихи һәйкәл” исемен алу тәҗрибәсе булуын әйтте. Аның фикеренчә, имам йорты җимерелсә, предприятие “Хәсәния” мәдрәсен дә сүтү мәсьәләсен кузгатырга мөмкин.

“СтроиТЭК” төзелеш оешмасының юридик бүлеге имам йортына кагылышлы сорауларга җавап бирүдән баш тартты. Юрист, шәһәр мэриясенең элекке җитәкчеләре эштән китү сәбәпле, имам йортын саклап калып булыр, дип уйлый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10