ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казаннан Белгородка туры рейслар ачыла

27 октябрь 2018, 13:33

Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). 2 ноябрьдә Казаннан Белгородка туры рейслар ачыла. Очышлар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак. Бу турыда авиакомпаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пассажирлар 50 урынлы реактив CRJ-200 самолетында очачак. Очу вакыты 1 сәгать 40 минут тәшкил итә.

«Элек бу юнәлешкә Татарстанда һәм шулай ук Белгородта да ихтыяҗ бар иде. Ике якка да самолетлар урыннарның 60 проценттан артыгында пассажирлар белән тулы булган», – диде «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары Станислав Козленко.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10