ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Зиланткон» фестивалендә шпага һәм кылыч белән сугышачаклар

27 октябрь 2018, 13:07 , Фото: Михаил Захаров/архив

«Зиланткон» фестивалендә шпага һәм кылыч белән сугышачаклар Фестивальгә төбәк һәм Россия күләмендә узган чемпионатларның җиңүчеләре киләчәк.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 4 ноябрьдә Казанның Ленин исемендәге мәдәният һәм ял комплексында узачак «Зиланткон» халыкара фантастика һәм рольле уеннар фестивалендә шпага һәм кылыч белән сугышачаклар. ТР Милли музееның фәнни реконструкция бүлеге мөдире Владислав Хабаров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Зиланткон» фестивалендә кылыч белән сугышу программаның 30-50 процентын тәшкил итә. XVIII-XIX йөз коралын кулланып, дуэль фехтованиесе буенча турнирлар да үткәреләчәк. Шулай ук уен фехтованиесе буенча турнир оештырыла», - диде ул.

Владислав Хабаров сүзләренчә, фестивальгә төбәк һәм Россия күләмендә узган чемпионатларның җиңүчеләре киләчәк. 28 ел эчендә ул әлеге өлкәдә төп вакыйгага әверелде.

 

  • Казанда оештырылган фестивальгә ел саен Россиянең төрле төбәкләре һәм ерак чит илләрдән меңгә якын кеше җыела. Быел «Зиланткон» программасы 300гә якын чараны берләштерәчәк.

 

  

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10