ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда мәшһүр театр артисты Шәүкәт Биктимеровка мемориаль такта ачыла

27 октябрь 2018, 12:43 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанда мәшһүр театр артисты Шәүкәт Биктимеровка мемориаль такта ачыла Истәлек тактасы Татарстан урамындагы 7нче йортка урнаштырылачак.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). 29 октябрьдә 10.00 сәгатьтә мәшһүр театр актеры, СССРның халык артисты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре лауреаты Шәүкәт Биктимеровка (1928-2012) тантаналы төстә мемориаль такта ачылачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Истәлек тактасы Татарстан урамындагы 7нче йортка урнаштырылачак. Мемориаль тактаның авторы - Дмитрий Кузнецов. Шәүкәт Биктимеров 1981-2005 елларда биредә яшәгән.

Тантанада актерның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, татар театрлары җитәкчеләре, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашыр, дип көтелә. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10