ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан мультфильмы Сирия кино фестивалендә көмеш медаль яулады

27 октябрь 2018, 11:49

Елена Ермолинаның «Гульназек - повелитель дивов» мультфильмы «Дамаскида кино көннәре» фестивале лауреаты булды.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның «Гульназек - победитель дивов» мультфильмы «Дамаскта кино көннәре» беренче Сирия кино фестивале лауреаты булды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Яшьләр турындагы фильмнарга багышланган кино фестивалендә 17 илдән 28 кинокартина катнашты. Алар арасында нәфис, анимация һәм документаль фильмнар бар иде.

Россияне Казан режиссеры Елена Ермолинаның «Гульназек - победитель дивов» дигән мультфильмы, яшь режиссер Леонид Тележинскийның «Крылья» картинасы һәм Владимир Ковальчукның «Теневой игрок» дебют фильмы тәкъдим итте.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, Әскәр Нуракун уулуның «Влюбленный в кино» фильмы (Кыргызстан) - беренче, Татарстан режиссерының «Гульназек - победитель дивов» мультфильмы икенче урынга лаек булды.

 

 

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10