ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Министрлык рус әдәбиятыннан олимпиада биремендә төгәлсезлек китү очрагын аңлатты

27 октябрь 2018, 14:26 , Фото: Михаил Захаров/архив

Министрлык рус әдәбиятыннан олимпиада биремендә төгәлсезлек китү очрагын аңлатты Эксперт тарафыннан сайланган Алексей Слаповскийның «Скрипка Страдивари» әсәреннән өзектә әдәпсез сүзләр кулланылган булган.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге, 2018 елның 11 октябрендә рус әдәбиятыннан уздырылган олимпиада биремендә төгәлсезлек китүгә бәйле рәвештә, биремнең яңага алмаштырылу сәбәбен аңлата. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • 11 октябрьдә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус боерыгы нигезендә, барлык мәктәпләрдә рус әдәбиятыннан олимпиаданың мәктәп этабы үткәрелде. 

Боерык нигезендә, мәктәп һәм муниципаль этаплар өчен Республика олимпиада үзәге тарафыннан җибәрелгән биремнәр бары тик тәкъдим итү рәвешендә генә була, чөнки бу этапларны муниципаль мәгариф идарәләре (бүлекләре) оештыра.

  • Рус әдәбиятыннан Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп туры өчен үрнәк биремнәрне педагогика фәннәре кандидаты, Бөтенроссия күләмендәге бәйгеләр һәм грантларда җиңү яулаган, Россиядәге рус теле һәм әдәбияты укытучылары оешмасы әгъзасы әзерләгән.

Эксперт тарафыннан сайланган Алексей Слаповскийның «Скрипка Страдивари» әсәреннән өзектә әдәпсез сүзләр кулланыла. Мондый сүзләр, әлбәттә, биремдә булырга тиеш түгел иде.

Олимпиада биремендә төгәлсезлек булу ачыклану белән, Республика олимпиада үзәге җитәкчелеге районнарга X сыйныф өчен биремнең яңа вариантын  җибәргән. Бу биремнәр районнарга 11 октябрьдә олимпиада башлану вакытына барып җиткән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10