ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апас урамнарыннан булачак солдатлар колоннасы үтте

27 октябрь 2018, 02:00 , Фото: apastovo.ru

Апас урамнарыннан булачак солдатлар колоннасы үтте Район мәдәният йортында зурлап үткәрелгән хәрби хезмәткә озату кичәсенә дә булачак солдатларның дуслары, туганнары, әти-әниләре дә чакырылды.

(Апас, 27 октябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Россия Президенты Указы нигезендә 1 октябрьдән 2018 елга хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Бу көздә Апас районыннан 27 ир-егет чакыру алачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан “Патриот” үзәге Апас шефлык иткән хәрби частьларга аларның әти-әниләре белән бергәләп барып хәлләрен белешү дә бик матур гадәткә әверелде.

Район мәдәният йортында зурлап үткәрелгән хәрби хезмәткә озату кичәсенә дә булачак солдатлар дуслары, туганнары, әти-әниләре белән бергәләп чакырылды. Булачак солдатлар район хәрби комиссариаты видеофильмын да бик кызыксынып карадылар. 

"Быелгы көздә хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да югары яки махсус урта белемле. Аларның яртысыннан артыгының армиягә киткәнче үк инде беренчел хәрби һөнәрләре бар", - диде район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10