ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан рәссамнарының эшләре Кронштадта "Мәңгелек юлында" күргәзмәсенә куела

27 октябрь 2018, 16:16 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан рәссамнарының эшләре Кронштадта Картиналарда татар халкының тарихы һәм мәдәнияте сурәтләнгән.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). 29 октябрьдә Кронштадт шәһәре балалар сәнгать мәктәбенең күргәзмәләр залында Татарстан рәссамнарының “Мәңгелек юлында” күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Экспозиция татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен яктырта. Биредә рәссамнар Рифкат Вахитов, Фәрит Вәлиуллин, Булат Гыйльванов, Равил Заһидуллин һ.б. рәссамнарның эшләре урын алган.

Картиналар татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында сөйли. 

Күргәзмә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә оештырыла.

Фотода: Рифкат Вахитов картинасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10