ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Песошин медицина ярдәменең үтемлелеген арттыруга багышланган Совет утырышында катнашты

26 октябрь 2018, 21:51 , Фото: архив/Рамиль Гали

Песошин медицина ярдәменең үтемлелеген арттыруга багышланган Совет утырышында катнашты Киңәшмәне РФ Президентының Идел буе федераль округы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәргән.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чабаксарда Идел буе федераль округы регионнарында медицина ярдәменең үтемлелеген арттыруга багышланган Совет утырышында катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне РФ Президентының Идел буе федераль округы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде. Ул Чуашия башлыгы администрациясе бинасында узды.

Игорь Комаров үзенең докладында хәбәр иткәнчә, соңгы өч елда округта сәламәтлек саклау системасының матди базасын ныгытылган, медперсоналның хезмәт хакы арткан, медицина-демография күрсәткечләре яхшырган.

Идел буе федераль округында яшәүчеләрнең гомер озынлыгы, 2015 ел белән чагыштырганда, 1,55 елга арткан. 2017 ел нәтиҗәләре буенча 72,3 яшь тәшкил итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10