ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Хәвеф-хәтәр

Татарстан Президенты Краснодар краенда су басу сәбәпле кайгы уртаклаша

26 октябрь 2018, 21:07 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Татарстан Президенты Краснодар краенда су басу сәбәпле кайгы уртаклаша Краснодар краенда су басу аркасында алты кешенең гомере өзелгән.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов су басу аркасында кешеләр үлү сәбәпле, Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьевка кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган.

«Татарстанлылар, шәхсән үз исемемнән Краснодар краенда кешеләр үлеменә һәм җимерүләргә китергән су басу белән бәйле кайгыгызны уртаклашабыз. Һәлакәт нәтиҗәләрен тизрәк бетерү өчен, төбәктә яшәүчеләргә нык һәм бердәм булуларын телибез», — диелгән телеграммада.

Краснодар краенда көчле яңгырлар яву сәбәпле, 30 кеше зыян күргән һәм 6 кеше һәлак булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10