ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Җомга һәм гает намазларына 33 меңгә якын казанлы йөри

26 октябрь 2018, 20:42 , Фото: dumrt.ru

Җомга һәм гает намазларына 33 меңгә якын казанлы йөри Татарстан буенча барлыгы 1500 мәчет эшли, мөселман дине гыйбадәтханәләре саны буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында икенче урында тора.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Җомга, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре көннәрендә укыла торган намазларда башкалабыз мәчетләрендә 33 мең казанлы һәм шәһәребез кунаклары катнаша. Бу хакта Татарстан  Диния нәзарәте Казанның 75 мәчетендә статистик исәп-хисап алып бару нәтиҗәләре буенча билгеле булды.

Татарстан буенча барлыгы 1500 мәчет эшли. Мөселман дине гыйбадәтханәләре саны буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында икенче урында тора.

Кол Шәриф мәчете берьюлы үзенә 3 мең кешене сыйдыра ала. Соңгы елларда ТР Президенты катнашында төп бәйрәм чаралары узган Галиев мәчете 500 кешегә исәпләнгән. Беренче җәмигъ мәчете булып саналган “Мәрҗани” үзенә 600 кешене кабул итә ала.

Дин әһелләре фикеренчә, Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше мәсьәләсе күптән үзен сиздерә.

"Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрендә гает намазларын дин кардәшләребезнең ачык һавада укырга мәҗбүр булулары сәер. Үзәк җәмигъ мәчетен ачу әлеге сорауны оныттырыр иде", - Татарстан мөфтие урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов фикеренчә, төп мәчетләрнең уңайлы урында урнашмавы аркасында мөселманнар гыйбадәт йортының ишеге төбеннән борылып китәргә мәҗбүр. Ким дигәндә, ун мең кардәшебезне сыйдырган Үзәк җәмигъ мәчетен ачу әлеге мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәр иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10