ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Тукай районында мәктәп автобусы юл кырыена төшеп киткән

26 октябрь 2018, 20:29

Бу вакытта салонда балалар булмаган, зыян күрүче юк.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның Тукай районында мәктәп автобусы катнашында һәлакәт булган. «Фиат-Дукато» автобусы җиңел автомобиль белән бәрелешкәннән соң юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Тукай районы Яңа - Байлар бистәсе маршрутында йөрүче «Фиат-Дукато» мәктәп автобусы базага кайтканда җиңел автомобиль белән бәрелешкән. Һәлакәт аркасында автобус юл кырыена төшеп киткән. Бу вакытта салонда балалар булмаган, зыян күрүче юк”, - дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Укучыларны башка автобус йөртәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10