ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Билбау көрәше чемпионатының ирекле стилендә җиңүчеләре мәгълүм

26 октябрь 2018, 19:46 , Фото: Регина Гумарова

Билбау көрәше чемпионатының ирекле стилендә җиңүчеләре мәгълүм 13 беренче урынның алтысын Россия көрәшчеләре яулады.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Гөлия Хасбиуллина). Бүген Казанда "Ак Барс" Көрәш сараенда үткәрелгән Билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионатында ирекле стильда 23 Россия спортчысы призлы урыннарга ия булды.

Барлыгы 13 үлчәүдә барган ярышларда алты беренче урынны россиялеләр алды. Хатын-кызлардан - Татьяна Зырьянова, Марина Гатсайниева, Гыйзатуллина Динә; ирләрдән - Тимур Латыйпов, Гәбдеҗәлил Сөләйманов, Динар Кәримуллин.

Калган беренче урыннарны Кыргызстан, Төркмәнстан көрәшчеләре алды.

Классик төрдәге ярышларны иртәгә, 27 октябрьдә, "Ак Барс" Көрәш сараенда карап булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10